Бәхет бит ул - Галимов Айдар


Гомер агышларын сизми
Эшсөярләр, сабырлар.
Ник арта гомер көзендә
Яшьлекне сагынулар?

Мин сагынмыйм яшьлегемне,
Сагынсам да кайтмый ул.
Сулар кире акмагандай
Кояш ике батмый ул.

Шөкер итеп кабул итәм
Килгән һәрбер елымны.
Бәхет синнән соң яшәсә
Кызыңмы, ял улыңмы.

Бәхет ќирдә үзеңнән соң
Изгелек калдыралсаң.
Күңелләргә онытылмаслык
Моңнар булып уралсаң.

Гомер агышларын сизми
Эшчәннәр һәм түземнәр.
Бәхеттер килер буынга
Кемнең әйтер сүзләре бар.

Әйтер сүзләр бар әле ул.
Әйтелеп бетелмәгән.
Елларның иң кадерлесе
Алда ул үтелмәгән.

Тональность


Google Analytics