Бәхетлеме, диеп сорама син - Фәтхетдинов Салауат


Em C G

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син

G  
Бәхетле дип әйтмәм сүз белән.

Em G
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң

Em
Серләремне укы күземнән.


B7 Em B7 Em

Бәхетлеме диеп сорама син

G
Син - бәхетем, Ходай бүләге.

Am G
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,

B7 Em

Син – кояшым минем җирдәге.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Эзләмәдем читтән бәхетне.
Үз өемдә бары синең белән, синең белән
Синең белән таптым бәхетне.

 

Бәхетлеме диеп сорама син
Син - бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,
Син – кояшым минем җирдәге.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетемне ятлар күрмәсен.
Өлешемә тигән көмешем син, көмешем син
Бәхетемә күзләр тимәсен.

 

Тональность


Google Analytics