Тыңлачы сандугач - Төхвәтуллин Ришат


1.Тын калыйк,сөйләшмик
Бу матур таңнарда...
Ни сөйли,тибрәнеп,
Асыл кош талларда?

Кушымта:
Тыңлачы,сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

2.Тибрәлә йөрәгем
Сандугач шикелле.
Оныт,яр,кайгыңны,
Зарыңны,шигеңне.
Кушымта:

3.Колак сал,асыл яр,
Илаһи бу моңга,
Мин шушы таңнарда
Әйләндем былбылга.
Кушымта:

4.Йөрәккә асыл кош
Тикмәгә кунмастыр,
Шуннан да ак уйлар,
Саф хисләр булмастыр.т

Тональность


Google Analytics