Эти-әни - Төхвәтуллин Ришат


1.Эзләп табалмадым
Сезгә тиң сүзләрне,
Мактап сөйләр өчен,
Сезне данлар өчен.
Үзебез әти-әни
Булу бик мөһимдер,
Сезнең йөрәкләрне
Безгә аңлар өчен.

Кушымта:
Әти-әнием-
Сез,сусаганда тамчы.
Сулар өчен һавам кебек Сез.
Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да .
Иң кадерле кешеләрем Сез

2.Өшегәндә- юрган,
Егылганда-түшәк,
Авырганда-дәва
Сезнең җылы куллар.
Кайтып фатихалар
Алып китсәм Сездән.
Максатка ирешәм,
Күренеп уңа юллар.
Кушымта:

3.Караңгыда-йолдыз,
Иркәләргә-җилләр.
Сез ни генә түгел икән
Минем өчен?
Миңа биргәннәрне
Бирә алмасам да.
Хөрмәт күрсәтергә
Җитсә иде көчем.

Тональность


Google Analytics