Бүләк ит син - Төхвәтуллин Ришат


1.Бүләк итмә ал чәчәкле алан,
Саргаялар алар көзләрен.
Бушаганда ялгыз каен сыман
Синсез калсам мин соң нишләрем.

Кушымта:
Бүләк ит син миңа җан җылысын,
Саф-пакь сөю кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу - илсез калу,
Ә мин илсез, синсез нишләрем.

2.Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә,
Ялтырый да, оча кичләрен.
Таң атканда янар соңгы йолдыз,
Син дә сүнсәң мин соң нишләрем.
Кушымта:

3.Бүләк итмә ялгыз сандугачны,
Сихри таңнар тынып калмасын.
Иректә ул үз тиңдәшен тапсын.
Безгә бәхет теләп сайрасын.

Тональность


Google Analytics