Гармун моңы - Төхвәтуллин Ришат


1.Кала йоклый.
Йокыларга талган,
Олы-олы йортлар урамда
Сүтелмичә калган
Агач йортың,
Тәрзәсендә тонык уты бар.
Кушымта:
Өздереп тә,өздереп тә,
Кем моңая анда таңгача.
Гармун уйный берәү,
Җанны өзеп,
Үзебезчә итеп,авылча.

2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен
Утын итеп беркөн ягылыр.
Тик нигездә бисмиллалы,изге
Гармун сеңгән җыр калыр.
Кушымта:

3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек,
Бар уртасы,бардыр азагы.
Дөнья фани бар да беркөн сүнә,
Сүнми моңнар,җырлар учагы.
Кушымта: 2 тапкыр
 
 

Тональность


Google Analytics