Ак яулыклы әбиләр - Төхвәтуллин Ришат


1.Иман нуры чәчеп тора
Авылымда ак өйләр.
Җир бәхете,ил кояшы
Ак күңелле әбиләр.

Кушымта:
Ак яулыклы әбиләр,
Ак күңелле әбиләр.
Җир бәхете,ил кояшы
Ак күңелле әбиләр.

2.Шундый матур,шундый ямьле
Авылымның кичләре.
Ак яулыклы әбиләрнең
Якты күңел хисләре.
Кушымта:

3.Уяталар ал таңнарны,
Сандугачлы иртәне.
Ак яулыклы,ак күңелле
Авылым әбиләре.

Тональность


Google Analytics