Туган көн - Төхвәтуллин Ришат


1.Бүгенге көн мин туганга,
Яратканыгыз булганга.
Җыелышканбыз кичен.
Хөрмәтле,сез,һәрберегез,
Кадерле,сез,һәрберегез.
Җырлы йөрәгем өчен.

Кушымта:
Бүген минем туган көнем
Күмелдем бүләкләргә.
Ниләр диеп җавап бирим,
Ниләр диеп җавап бирим
Бу матур теләкләргә?
Мактап сайрар өчен очып,
Кунып талларыгызга.
Сандугачыгыз булырмын,
Сандугачыгыз булырмын
Бәхет талларыгызда.

2.Рәхмәт әти-әниемә,
Минем өчен көйгәннәргә,
Миңа көч биргәннәргә.
Рәхмәт дуслар,туганнарга,
Минем җырлы күңелемне бәяли белгәннәргә.
Кушымта:

3.Моңландырып җаныгызны
Җырлармын шатлыклар теләп,
Юатып кайгыгызны.
Йөрәккә куеп кулымны,
Бүлеп биреп җан җылымны
Аермый барыгызны.

Тональность


Google Analytics