Сыерчыгым - Төхвәтуллин Ришат


1)Кайтты моңлы сыерчыгым-
Әйләнеп яннарыма...
Сайра әле ләззәт биреп
Йөрәгемә, җаныма.

Кушымта:
Сыерчыгым, сайра әле сайра
Сыгылдырып тирәкне..
Көйләреңдә бер иркәләп сайра,
Юат минем яңган йөрәкне.

2) Сайра сөйләп хәлләреңне
Сөенеп көй сузганда...
Талмадымы канатларың,
Ерак юллар узганда?..

3) Алмадымы егәреңне
Рәхимсез җил-бураннар?..
Капламадымы юлыңны
Үтә алмаслык томаннар?..

Тональность


Google Analytics