Мин дә синең балаң,авылым - Төхвәтуллин Ришат


1.Затлы җирдә,татлы кабымлыклар.
Барсын татып авыз ителгән.
Тик булмады тәмлерәге,авылым,
Мичтә пешкән кайнар ипидән.

Кушымта:
Әллә ничек,күңел нечкәрдеме?!
Әй,бу юлы бигрәк сагындым.
Читтә йөреп адашкандыр димә.
Мин дә синең балаң,авылым.

2.Сагынганнар,юксынганнар,авылым,
Юктыр сине минем кадәрле.
Төшләремә керә балачактан
Тәгәрәткән йомры бәрәңге.
Кушымта:

3.Авылымның хәтирәсе булып
Зәңгәр күктән ак кар ишелде.
Әнкәй пар мендәргә диеп җыйган
Каз мамыгы ява шикелле.

Тональность


Google Analytics