Ямьле җәй - Төхвәтуллин Ришат


1.Серле була, моңсу була
Авылымның кичләре
Эссе җәйдә чәчәк атты
Күңелемнең хисләре.

Кушымта:
Эй, эссе җәй, ямьле җәй,
Күңелдә хозурлык.
Эй, ямьле җәй, бер көнең
Бер елыңа торырлык.

2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч
Сулар үзенә тарта.
Әкияттәй балачагым
Әйләнеп кире кайта.
Кушымта:

3. Ярсу атым чабып китте
Тип-тигез җәйләүләрдә.
Очрашырга язсын безгә
Киләсе җәйләрдә дә.

Тональность


Google Analytics