Ярат чын йөрәгеңнән - Төхвәтуллин Ришат


Кушымта:
Кышкы салкын,кайнар сөю -
Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.

1. Шаян кар бөртегем минем,
Хисләрнең буранлысы,
Шашып гашыйк йөрәкләргә
Киртәләр буламы соң?!
Кушымта:

2.Җылы җилләр булып кулың
Битемне назлап сыйпый.
Бәс булып назлы сүзләрең
Керфекләремдә йоклый.
Кушымта:

3.Чәчләремә килеп кунган
Туктамас бураным да.
Ай нуры ятып йоклаган
Төннәрен юрганымда.

Тональность


Google Analytics