Исеңдәме - Төхвәтуллин Ришат


Мин акылдан язып сөймим инде,
Исемеңне җилгә таратмыйм.
Һәм тыңламыйм чишмә тавышларын,
Ялан-аяк йөрүне дә яратмыйм.

Кушымта:
Исеңдәме, без яраткан чакта
Йөрдек яңгырларга чыланып.
Үләннәрдә ялан-аяк уйнап
Туймадык яшьлектән моңланып.

Тәрәзәмне ачып җилләр көтмим,
Синсез моңланырга өйрәнәм.
Шулай итте тормыш, инде сиңа
Ничек сөюемне сөйләмәм.

Кушымта:
Исеңдәме, без яраткан чакта
Йөрдек яңгырларга чыланып.
Үләннәрдә ялан-аяк уйнап
Туймадык яшьлектән моңланып.

Тональность


Google Analytics