Онытырга мине тырышма - Төхвәтуллин Ришат


1. Телдең йөрәгемне, өздең җанны,
Оныт дигән сүзләр яудырып.
Без бәхетле була алырбызмы,
Мәхәббәтне ятим калдырып.

Кушымта:
Онытырга мине тырышма,
Саф хисләрем белән алышма.
Гомер буе яшәрбез сагышта,
Әлегә соң түгел, ялгышма.

2. Чәчләреңдә синең җил исе,
Күзләреңдә күзләрем төсе.
Эзләреңдә барыр эзләрем,
Эзләр сине сөю сүзләре.

Кушымта:

3. Беләм яратасын бит инде,
Күзләремә карап әйт инде.
Түземлекләремне сынама,
Әрнетмә җанымны сынама.

Кушымта:
Онытырга мине тырышма,
Саф хисләрем белән алышма.
Гомер буе яшәрбез сагышта,
Аралар бер адым, ялгышма.

Тональность


Google Analytics