Эй кызлар - Төхвәтуллин Ришат


1. Җир йөзендә әле дә сез бар,
Шундый чибәр, сөйкемле.
Елмаюлы карашыгыз,
Гашыйк итәр һәркемне.

Кушымта:
Эй кызлар, эй кызлар,
Әйтерсең лә йолдызлар.
Балкытасыз күңелне,
Сезнең белән күңелле.

2. Сезне күрсәм, әллә нигә
Зиһеннәрем чуала.
Йөрәккәем өзелеп тибәр,
Ничек кенә чыдарга?!

Кушымта:

3. Чибәрләрдән чибәр матур,
Кайсыгызга карарга?!
Колачларын җәеп килсәм,
Торасыз сез каршыга.

Тональность


Google Analytics