Шомырт чәчәге - Төхвәтуллин Ришат


1. Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдәге шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.
2 тапкыр

2. Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

3. Ак чәчәкләр һаман болында,
Очрасаң син бүген юлымда —
Кулларыңда шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Тональность


Google Analytics