Ярты бәхет кирәкми - Төхвәтуллин Ришат


Карашларың "Әйе" дия,
"Юк" дисең миңа үзең.
Ышаныр идем сүзеңә,
Чакырып тора күзең.

Җиме булмаган кармакка
Алтын балык эләкми.
Бәхет булса, тулы булсын,
Ярты бәхет кирәкми.

Суга барсам, алып булсын
Мөлдерәмә тулганчы.
Кочакласам, кочаклаттыр
Күңелләрем булганчы.

Булсаң, минеке генә бул,
Башларымны катырма.
Минеке булыр-булмагач,
Яннарыңа чакырма.

Тональность


Google Analytics