Натуша - Төхвәтуллин Ришат


1. Кашың ай кук, билен бөккән,
Ходай фәрештә иткән.
Яфрак бәйрәмнәре җиткәч,
Ни эшләрбез соң иркәм?

Кушымта:
Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әти-әни, ерак җиңги
Сезне алмаска куша.
2. Патша тәңкәләре таккан,
Кәлүшлэр аягында.
Барлык дуслар конләшерләр,
Балкып торсаң янымда.

Кушымта:

3.Җиде күлмәк дүрт бал итәк,
Приданыйга тулырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?
Эй, туй итәсе булырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?

4. Күгәрчен сөтләре салып,
Алтын чәркәләр бирсәм,
"Прощай милай, до свидания"
Диеп дәшмәссен микән?!

Кушымта:

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй
Сезне алмаска(сөймәскә) куша!

Тональность


Google Analytics