Мәхәббәтем - Төхвәтуллин Ришат


1.Якты өнем дә син,
Татлы төшем дә син.
Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син.
Йолдыздан күзләдем,
Җирдән дә эзләдем.
Җил-яңгырлар юган
Табалмыйм эзләрең.

Кушымта:
Мәхәббәтем... Кайда соң син?
Кайда соң син, мәхәббәтем?
Мәхәббәтем, кайда соң син?

2.Талпына йөрәгем,
Син минем теләгем.
Күзләремне йомсам
Сине күрәм, гүзәлем.
Таптым да югалттым,
Бәхетем ачкычын.
Синсез мин менә алмам
Гомерем баскычын!
Кушымта.

Тональность


Google Analytics