Егет моңы - Төхвәтуллин Ришат


Әллә микән төнем төштә,
Әллә микән өнемдә
Бер кыз күрдем, чибәр бер кыз
Күңелемнең күгендә..

Тарала дулкын чәчләре,
Назлы җилләр иркенә,
Сөрмәле керфекләреннән
Көлтә нурлар сирпелә..

Ярым айдай кыйгач-кыйгач
Кашларыңның карасы,
Сөйләүләрең - сандугачның
Сайрап туймас баласы..

Сылу сынга карыйсы да
Өннәремнән язасы,
Бу соклану моң тудырып
Сине җырга саласы..

Төшме, өнме , син, кал инде
Күңелем күкләрендә,
Төшме, өнме, син, кал инде
Моң булып күкрәгемдә..

Табылдың инде, югалма,
Яшә син серләремдә,
Минем бәхеткәем булып
Чынбарлык илләремдә..

Тональность


Google Analytics