Эйт, дускаем әйт - Төхвәтуллин Ришат


Дим өстендә ай нурлары
Йөзә моңлы җыр булып
Төнбоеклар тирбәләләр
Ак чәчәкләрен йомып,

Йөрәгем яна, ашкына күңел,
Бу - бер дә юкка, тикмәгә түгел,
Бу - тәүге сөю, тәүге мәхәббәт.
Миңа нишләргә. әйт, дускаем, әйт!

Тонык Димдә толымнарын
Юа тал иркәләнеп,
Төнбоеклар уянырга
Көтә таң, иртәләрен.

Йөрәгем яна, ашкына күңел
Бу - бер дә юкка, тикмәгә түгел,
Бу - тәүге сөю, тәүге мәхәббәт.
Миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт!
Рәхмәт Ришат Сандугач, бу җырны шундый моңлы итеп җырлаганыңа,
яңартканың өчен!!!

Тональность


Google Analytics