Сөю гөле чәчкә ата
Назларны тойса гына.
Мәхәббәт сер булып кала,
Җаныңа сыйса гына.
Ихлас хисләрдән моң туа,
Якты җыр булып кала.
Чын мәхәббәт кенә сине,
Ялкын - утларга сала.
Йөрәккә сыймаган сөю,
Ул сөю буламы ни?
Сер булмаса, бәхет булып
Җаныңа туламы ни?
Язлар саен яңара да
Чәчкәләргә күмелә.
Ә аннары моңнар булып,
Күңелеңнән түгелә.