Кайгырма әңкәй - Килдейәрова Альбина


Күзләрендә кояш нуры балкый,
Йөзләрендә сафлык чагылган.
Синең әңкәй кара чәчләреңә
Ем - ем итеп ак карлар кунган.
Син кайгырма ,әңкәй, кайгырма
Кунган алар тик безнең хакка.

Балдан татлы, балам дип,
Бәхетле бул, балам дип,
Узган,әңкәй, синең яшь чагың.
Саулык сорыйбыз сиңа,
Гомер телибез сиңа,
Мәрхәмәтле булсын Ходаем.

Тормыш үтә, тиз үтә бу тормыш
Әле генә без сабый идек.
Таралыштык инде йыракларга,
Кайтабыз шул яныңа сирәк.
Син кайгырма, әңкәй, кайгырма,
Тиз арада әгәр кайталмасак.

Тональность


Google Analytics