Күреп туймас бәхет - Килдейәрова Альбина


Бәхет бүләк иттең миңа
Рәхмәт сиңа ҡәдерлем.
Шул бәхетне саҡлый белеп
Атласын иде һәр кем.

Мәхәббәтле булсын язларым,
Җимешләрен бирсен көзләрем.
Бер гомердә күреп туймас кебек,
Бу бәхетне минем күзләрем.

Мәхәббәт ул маяк булып
Янсын бәхет илендә.
Хыянәтсез туры булсын,
Сөю юлы гомергә.

Язмыш бит ул очраштырып,
Парсызны парлы итә.
Авырлыкларны җиңәргә,
Сабырлык ярдәм итә.

Тональность


Google Analytics