Жаным - Килдейәрова Альбина


Күңелем назларын,
Бәхетем язларын,
Сөюнең серлесен
Мин сиңа атадым
Җаным, мин сиңа атадым.
Ашкынып яныңа
Сагынып барамын,
Тик сине күргәндә
Бер сүзсез каламын,
Җаным, сүзсез каламын.

Таңнар ата, уйлар тезелә
Янымда юк икәнең сизелә.
Бу йөрәк синсез өзелә,
Җаным, синсез өзелә.

Син дәшсәң килермен,
Вакытын табырмын,
Кал дисәң яныңда
Мәңгегә калырмын,
Җаным, яныңда калырмын.
Болытлар артыннан
Мин сәләм әйтермен,
Яныма килгәнде
Өзелеп көтәрмен,
Җаным,мин сине көтәрмен.

Тональность


Google Analytics